30 апрель 2014 яңалыклары
-
“Кем гөл ярата” бәйгесенең җиңүчеләре мәгълүм
Бер ай дәвамында матур-матур гөлләр карап хозурландык. Инде бәйгенең җиңүчеләре дә мәгълүм. Тавышлар төрле программалар ярдәмендә җыелганлыктан, нәтиҗәләрне Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов рәислегендәге жюри комиссиясе билгеләде. Шулай итеп, I урында - Апастан Тәнзилә Нигъмәтуллина. II урында - Назлыгөл Курмакаева. III урында - Лилия Ильина. Бәйгедә катнашучы...
-
Апас муниципаль район башлыгы медаль белән бүләкләнде
Хезмәттәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башлыгы Заһидуллин Рәшид Нәҗиб улы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" II дәрәҗә ордены медале белән бүләкләнде
-
“ТНВ” каналында Апас районы мәгълүматлары
2 майда, иртәнге сәгать алты белән сигез арасында "Татарстан Яңа гасыр" телеканалында баручы "Манзара" тапшыруында Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов белән әңгәмә күрсәтеләчәк. Бөек Җиңү бәйрәме һәм музейлар көне уңаеннан узган тапшырудан Апас районы турында бик күп мәгълүмат алып булачак.
-
Апаста патриотик тәрбия бирү өлкәсендә үрнәк алырлык эшләр күп
Апаста үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре һәм яшьләр, яшүсмерләр мөхитендә экстремизмны кисәтү" темасына республикакүләм семинар үтте. Әлеге чарада республиканың Фән һәм мәгариф министрлыгыннан, Куркынычсызлык Советыннан, Эчке эшләр министрлыгының терроризм һәм экстремизмга каршы үзәгеннән, Казан юридик институтының оператив-эзләү кафедрасыннан вәкилләр һәм район мәктәпләренең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары...
-
Рәхмәт сезгә, тагын бер кат рәхмәт!
Свияжский бистәсендә яшәүче Шкребколар гаиләсе редакциягә рәхмәт әйтергә килде. Ике яшьлек уллары Радмир Шкребкога дәвалау өчен матди ярдәм күрсәткән барлык апаслыларга рәхмәт әйтә алар.
-
Апас урта мәктәбенең “Факел” отряды – икенче урында
Тәтеш шәһәрендә "Аҗаган" хәрби-патриотик спорт бәйгесе үтте. Анда тирә-күрше районнардан җиде команда катнашты. Апас урта мәктәбенең Марсель Хикмәтов җитәкчелегендәге "Факел" отряды барлык биремнәрне дә уңышлы үтәп, икенче урынга лаек булды. Команда төз ату, граната тондыру, автомат сүтеп-җыю буенча беренчелекне бирмәде. 5 май көнне "Факель" отряды республикакүләм бәйгедә район данын яклаячак.
-
Волейбол җиңүчеләрне ачыклады
Апас урта мәктәбенең спорт залында мәктәп укучылары командалары арасында волейбол ярышлары үтте. Кызлар арасында беренче урынны Апас урта мәктәбе, икенче урынны - балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе командасы, өченче урынны - Чирмешән мәктәбе командасы яулады. Иң яхшы уенчы булып Апас урта мәктәбе командасыннан Адилә Яруллина танылды. Аңа тренер һәм ярышның...